"Өмет чаткысында" Әниләр көне

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Минем ягымлы әнием” исемле, әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Аны музыка белгече Ләйсән  Галиева һәм логопед Лемара  Ганиева оештырды. Бу бәйрәмгә әзерлек барганда, балалар үзләренең  иҗади талантларын күрсәттеләр: алар шигырьләр һәм җырлар өйрәнде. Чара үзе дә балалар өчен күңелле ял һәм әниләр өчен дә горурлану, соклану хисләре белән тулы бәйрәм буларак үтте.

Бәйрәмне, музыка уен  кораллары белән күңелле балалар оркестры ачты. Әниләре өчен балалар күп сюрпизлар  әзерләделәр: шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, биеде, музыка коралларында уйнады.  Әниләргә багышланган бик күп җылы, назлы,  ягымлы сүзләр яңгырады.  Әниләрдә читтә калмады, алар тәкъдим ителгән уеннарда теләп катнашты. Әниләр һәм балаларның бергә аралашып уйнауларын карау ничек рәхәт һәм күңелле!Залда уен- көлке хөкем сөрде.  Балалар һәм аларның әниләренең күзләрендәге шатлык, соклануны күрү оештыручылар өчен иң яхшы бүләк булды. Бәйрәм искиткеч килеп чыкты! Оештыручылар әйтүенчә, мондывй чаралар балаларда олыларга хөрмәт хисе, үзара аңлашу тәрбияли, ана һәм бала арасында җылылыкны, якынлыкны тагын да арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International