3 декабрь көнне Мамадыш мәдәният йортында Игелек марафоны булып узды. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны арттыру, аларга өстәмә ярдәм оештыруга юнәлтелгән иде.
Интернат эшчеләре үзләреннән акчалата ярдәм кертте. Ә интернатта яшәүчеләр Мамадыш мәдәният йортында үткәрелгән чарада катнаштылар. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең чиксез талантларын күрсәтте: алар җырлыйлар да, бииләр дә, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Интернатта яшәүче “Минем яшем-минем байлыгым” конкурсында җиңүче А.Афанасьев концерт программасында "Эх, алмагачлары!" җыры белән чыгыш ясады. Алар тагын бер кат актив тормыш алып барырга, күңелне төшермәскә кирәклеген исбатладылар.
Кичәдә катнашучылар яклау, кайгырту тоеп, уңай эмоцияләр, яхшы кәеф белән кайттылар.