2 декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында инвалидлар декадасы һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Игелек сәнгате" концерты узды.
Чарада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән талантлы артистлар: "Солнечный" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, "НеЗаМи" ансамбле, бард Владимир Гаранин, шагыйрә Александра Кашина, "Крылья" җыр ансамбле, 18 нче балалар музыка мәктәбе укучылары Тимур Фазлыев һәм Светлана Филимонова, Олеся һәм Анастасия Машейко һ. б. катнашты.
Форумда шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт алучылар арасында "Тигез мөмкинлекләр дөньясы" дигән эшләр күргәзмәсе, иҗади эшләр тәкъдим ителде.
"Игелек сәнгате" концерты ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уза.