Ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен Казан Кремлендә яңа музей программасын тәкъдим иттеләр

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

“Музей барыбыз өчен!" бөтенроссия инклюзив акциясе уңаеннан бүген Казан Кремле ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен “Казан Кремле буенча Видеоэкскурсия” тәкъдим итте. Программаның презентациясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

“Казан Кремле" музей-тыюлыгы, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы һәйкәле, республика халкы һәм Татарстан кунаклары өчен һәрвакыт ачык. Яңа программа - Казан Кремле территориясендә дә, аның музейларында да уңайлы мохит булдыру максатларында тормышка ашырыла.

Видеогид 19 видеосюжетта экскурсовод сөйләгән борынгы ныгытма тарихын тәкъдим итә. Планшет белән экскурсиягә килүче, Казан Кремленең кайчан һәм кем тарафыннан төзелгәнен, нинди тарихи шәхесләр кальгада булуын, шулай ук Казанның иң борынгы православие архитектурасы һәйкәлен – Благовещение Соборын каравын, Кол Шәриф мәчете интерьерларын, шәһәрнең архитектура символы - Сөембикә манарасын күрә.

Материалны иң уңайлы кабул итү өчен видеогид субтитрлар белән тулыландырылган. Видеогид белән бергә бирегә килүче Казан Кремле картасын да алачак, анда экскурсия вакытында тукталышлар билгеләнгән.

Яңа экскурсия өчен текстны җайлаштыруда сурдоператорлар һәм "Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте” Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге әгъзалары зур ярдәм күрсәтте.

Проектны гамәлгә ашыру ICL компанияләре төркеме ярдәме белән гамәлгә куелды

Бүген “АйСиЭл-КПО ВС” АҖ коллективы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International