"Ышаныч" үзәге социаль хезмәт алучылар хәйрия ярдәме ала

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

1992 елның октябрендә БМО Генераль Ассамблеясы карары белән 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне расланды. Бу көннең максаты бөтен дөнья игътибарын инвалидлыгы булган кешеләр проблемаларына җәлеп итү һәм инвалидларның иҗтимагый тормышка интеграциясенә ярдәм итүче чаралар үткәрү.

Аз керемле инвалидларга адреслы хәйрия ярдәме күрсәтү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең "Доверие" комплекслы үзәге социаль хезмәт алучы 16 аз тәэмин ителгән инвалидка шәхси эшмәкәрдән адреслы ярдәм күрсәтелде. Лилиана Юнысова инвалидларга 16 памперс төргәген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International