3 декабрь - авыр социаль хәлдә калган кешеләргә аерым игътибар күрсәтү көне. Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар көненә багышланган концерт булып узды.
Иҗат коллективының концерт программасы интернат-йортта яшәүчеләр өчен чын бүләк. Сәхнәдән совет һәм Россия композиторларының танылган әсәрләре, рус халык җырлары, шулай ук хорда катнашучылар иҗат иткән шигырь һәм җырлар яңгырады.
Язмыш, тормыш мәгънәсе, туган як җылысы, кече ватан матурлыгы, мәхәббәт һәм бәхет, шулай ук хәрби буын кешеләренең авыр язмышына багышланган әсәрлә һәр тамашачының йөрәгендә урын тапты.
Интернат-йортта яшәүчеләр чын күңелдән ветераннар хорында катнашучыларга концерт программасы өчен рәхмәт белдерде, ул барысына да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.