Татарстан - "Интернетка рәхмәт-2018" конкурсында "Иң актив төбәк"

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

2018 елның 18 апреленнән 8 октябренә кадәр "Интернетка рәхмәт-2018" компьютер белемен өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары Бөтенроссия интерактив конкурсы узды. Быел конкурста Россиянең 74 регионыннан 3500 артык пенсионер катнашты.

Шунысы куанычлы, "Иң актив төбәк" номинациясендә Татарстан өченче тапкыр җиңүче булды! Барлыгы республиканы 506 катнашучы тәкъдим итте. Интернетны яратучыларның уртача яше-63, ә ТР ның иң өлкән катнашучысына 91 яшь.

Татарстан Республикасы пенсионерларыннан конкурска килгән барлык эшләрнең 14,96% ы килгән (Воронеж өлкәсе – 9,81 %, Мәскәү өлкәсе – 5,29 %).

Зәйнәб Җәүдәт кызы Хәйретдинова (Бөгелмә шәһәре) "Минем иҗтимагый Интернет-инициатива" номинациясендә җиңүче булды, Рамил Салих улы Исмәгыйлев (Әгерҗе шәһәре) "Интернет – эш бирүче, интернет – эшмәкәр" номинациясендә II урын алды.

Конкурс оештыручылар билгеләп үткәнчә, Татарстан ирешкән югары күрсәткечләр "Өлкән буын гражданнарының цифрлы белемен арттыру, актив озын гомер озынайту һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең мәшгульлеген стимуллаштыру буенча төбәктәге башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эше турында"сөйли.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җиңүчеләрне тәбрик итә һәм республиканың барлык пенсионерларына "Интернетка рәхмәт-2018" конкурсында актив катнашканы һәм Бөтенроссия күләмендәге чарада төбәкне лаеклы тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International