5 декабрендә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә, хезмәткә омтылышны күтәрү максатыннан, эшсез гражданнар өчен “Минем уңышлы төстә эшкә урнашуым” дигән темага төркемләп консультация үткәрелде.
Консультациядә төрле категория эшсез гражданнар катнашты: озак вакыт эшсез булганнар, пенсия алды яшендәге гражданнар, шулай ук һөнәре буенча хезмәт базарында ихтыяҗ булмаганнар һәм сәламәтлеге буенча эшкә сәләтле инвалидлыгы булган физик мөмкинлекләре чикле эшсезләр. Психолог Снежана Лунева гражданнар белән күп төрле темаларга әңгәмә-фикер алышулар оештырды:
– эш эзләгәндә ялгышуларга ничек юл куймаска;
– начар кәефтән һәм стресстан ничек арынырга;
– эш бирүче белән сөйләшкәндә үз-үзеңне ничегрәк тәкъдим итәргә;
– үзеңнең резюмены ничек әзерләргә;
– җитлеккән яшьтә булу – эшлексезлек дигән сүз түгел;
– җиңел эшкә урнашырга тәкъдим ителгән кешеләрнең актив тормыш позициясе;
– квалификацияне үзгәртергә теләк булу һәм мөмкинлекләр.
Эшсез гражданнар белән сөйләшү җылы шартларда, бер-береңә хәерхаһлы караш белән үтте, эшкә урнашу мәсьәләләрендә гамәли күнекмәләр файдаланылды. Төркемләп консультация үткәрү чарасында барлыгы 12 кеше катнашты.