"Шәфкать" үзәге карамагындагылар бәхетле балачак рәсемен ясый

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бүген Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Шат балачак" дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.

Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән конкурста үзәктә тернәкләндерү курсы үтүче балалар катнашты. Балалар үзләренең рәсемнәрендә акварель буяулар, төсле карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә үзләренең шатлыклы һәм бәхетле балачакларын аңларга тырышты: кемдер аны бәхетле гаилә рәвешендә, кемдер дуслары даирәсендә сүрәтләде.

Һәр рәсем үзенчәлекле һәм матур иде, барлык тәкъдим ителгән эшләр зур тырышлык һәм хыял белән башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International