Кукмара районында "Абилимпикс" катнашучыларын һәм җиңүчеләрне хөрмәтләделәр

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Кукмара районы Манзарас урта мәктәбендә, инвалидлар декадасы уңаеннан "Аргамак" командасы, инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча чемпионатта катнашучылар һәм җиңүчеләр районның башлангыч инвалидлар оешмалары рәисләре белән очрашты.

Җыелучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин чыгыш ясады. Ул район тормышында инвалидларның югары активлыгын билгеләп үтте.

"Аргамак" командасына һәм "Абилимпикс" чемпионатында катнашучыларга ирешкән уңышлары өчен Кукмара муниципаль районы советының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте, анда катнашучылар хис-кичерешләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International