Бөгелмәдә "Бергә булдырабыз" проекты тормышка ашырыла

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

4 декабрьдә "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Һөнәр йорты белгечләре белән уртак дәрес узды. Балалар рус йола курчакларының тарихы, чүпрәк уенчыгын булдыру төрләре һәм кагыйдәләре турында белделәр.

Җитәкчесе Альбина Савина һәм укытучы Зөлфия Черникова балалар белән курчак ясау серләре белән уртаклашты. Чарада 21 хезмәт алучы катнашты. Һәркем искиткеч уенчыкны ясады. Алга таба балалар әлеге уенчыкларны бармак театрында куллана алачак.

Курчак театрында дәресләр балаларда фантазияне, хәтерне, артистлык сәләтен үстерә, күп әкиятләр белән таныштыра, бу баланың аралашуын  үстерүгә нәтиҗәле йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International