Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкатьлек” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен 5 декабрь көнне спорт ярышы уздырылды.
Бу ярыш уен формасында узганга күрә, балалар зур кызыксыну белән катнашты. Урыннан еракка сикерү, дартс, өстэл теннисы һәм башка кызыклы уеннар балалар өчен зур юаныч булды.