"Кама таңнары" хәйрия фонды оештырган бәйгедә җиңде

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты педагоглары "Берегиня" проекты белән "Гаилә курс" III Бөтенроссия конкурсының I этабы җиңүчеләре булды.

Конкурс ел саен Елена һәм Геннадий Тимченконың хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә.

Конкурсның беренче этабында социаль ятимлекне профилактикалау һәм ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаилә белән урнаштыру өлкәсендә эшләүче учреждениеләр арасында белем алуга, тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән чараларда катнашу мәҗбүри шарт булып тора.

Новосибирск шәһәренең "Карири" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгенә сәфәр программасы ике көнгә планлаштырылган иде. 2017 елда бу учреждение Елена һәм Геннадий Тимченконың хәйрия фонды тарафыннан оештырылган "Гаилә фарватеры" конкурсында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International