ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 6 нчы декабрь көнне Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интеллектуаль ярыш үткәрелде. Чара Кукмара районының ЮХИДИ белән берлектә оештырылды.

1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт алды. Әлеге декада кысаларында 5 нче декабрьдә Югары Ослан муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда "Өмет утрауы" белгечләре, "Бердәм Россия "партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан  балалар өчен чара узды.

Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру һәм җиһазландыру буенча тиешле мәгълүмат бирү максатыннан эш бирүчеләргә чыкты. Агымдагы датага инвалидлар өчен җиһазландырылган 5 эш урыны актуаль булып тора.

Питрәч районының "Шатлык" приютында Ватан геройлары көне уңаеннан "Яшәү хакына солдат барды" дигән патриотик дәрес узды.

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә.

Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Җылылык нурларын бүләк итик" дигән концерт программасы булып узды.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Яшел Үзән шәһәренең  мәшгульлек үзәге 2018 елның 5 декабрендә инвалидлыклары булган затлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе оештырды.

Инвалидлар декадасы уңаеннан "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге тарафыннан "Аутистик спектрдагы кискенлекләре булган балалар: проблемалар, диагностикалау, коррекция" темасына түгәрәк өстәл оештырылды.

Инвалидлар декадасы уңаеннан “Өмет” МАУО базасында Түбән Кама муниципаль районы муниципаль берәмлегенең инвалид балаларны психологик-медик-педагогик озата бару һәм социомәдәни тернәкләндерү буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

 

Бүген Казан шәһәре Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International