Инвалидлар декадасы уңаеннан “Өмет” МАУО базасында Түбән Кама муниципаль районы муниципаль берәмлегенең инвалид балаларны психологик-медик-педагогик озата бару һәм социомәдәни тернәкләндерү буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы узды.
Утырышта “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге директоры Мыльникова Татьяна Валерьевна – "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм" дигән доклад ясады.
Утырышта шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре һәм идарәләре инвалидлыклары булган һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләү буенча мәгълүмат тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Утырыш ахырында: кирәкле эш дәрәҗәсен тәэмин итү һәм контрольдә тотуны оештыру максатыннан "Инвалидлыгы булган һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләү буенча ведомствоара консилиум" булдыру, аның рәисе итеп "Веста" үзәге директоры Мыльникова Татьяна Валерьевнаны билгеләү турында карар кабул ителде.