Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар "Энергетик" мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Без бергә!" дигән хәйрия ярминкәсендә катнашты һәм бәйрәм концерты карады.
Питрәч муниципаль районы "Забота" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Киселева Валентина һәм Зәйнетдинова Әминә инвалидлар ункөнлеге кысаларында төрле төстәге камырдан эшләнмәләр ясау буенча төркемле дәрес үткәрде.
Нурлат халык мәшгүльлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гаражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрелде.
2018 елның 12 декабрендә "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.
Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәге балалары Анастасия Шастина һәм Дмитрий Григорьев инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары булды.
Инвалидлар декадасы уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада физик күнегүләр үткәрде.
Инвалидлар декадасында Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә концерт куйды.
Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгенең хезмәт базарын анализлау һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Майя Алексеева "Алнас" ҖЧҖ нең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре белән очрашуда катнашты.
5 декабрь көнне Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар талантлар иҗади фестивалендә актив катнашты.
Питрәч район үзәгендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында спартакиада узды.