Казанда яшәүче 162 кеше вакантлы эш урыннары ярминкәсендә булды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәре Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Эш эзләүче казанлыларга үз вакансияләрен "КазХимНИИ" АҖ, "УспехУпак" ҖЧҖ, "Росгосстрах" ҖАҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы Казан шәһәре "Советское" агентлыгы, "Таттелеком"ГАҖ тәкъдим итте.

Барлыгы вакансияләр ярминкәсенә 162 граждан, шул исәптән 26 инвалид килде. Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: иминият агенты, дизайнер, тәэмин итү буенча инженер, клейщик,  менеджер, контакт үзәге операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, кәгазь эшләнмәләр җыючы, механик җыю эшләре слесаре, тегүче һәм башкалар.

Эш бирүчегә әңгәмәгә юлламаларны 19 кеше алды, шул исәптән 8 инвалид.

Чара барышында катнашучылар шәһәрнең хезмәт базарындагы вәзгыять, мәшгульлек хезмәте күрсәтү комплексы, хезмәт турындагы закон таләпләре белән таныштылар. Эш эзләүчеләргә Казан шәһәре эш белән тәэмин итү хезмәтләре вакансияләр банкы турында тулы мәгълүмат тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International