Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Җылылык нурларын бүләк итик" дигән концерт программасы булып узды.
"Ангика" һинд бию ансамблендә тәрбияләнүчеләр Карина Гареева, Вероника Чуганова, София Кашапова, Элина Шабазова, шулай ук "Вдохновение" халык бию ансамблендә тәрбияләнүчеләр дә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чыгыш ясады. "Канитель" ансамбле матур вокаль номерлары тәкъдим итте.
Бәйрәмне алып баручы Р.Мельникова барысына да сәламәтлек, оптимизм, үз көчләренә ышаныч һәм яхшы кәеф теләде.