Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге 2018 елның 5 декабрендә инвалидлыклары булган затлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе оештырды.
Вакансияләр ярминкәсендә шәһәр һәм районның 16 предприятиесе һәм оешмасы, шулай ук Казан шәһәренең муниципаль унитар предприятиясе "Метроэлектротранс" катнашты.
Оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре эш эзләүчеләргә 27 вакансия тәкъдим итте (биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү буенча эшче, лаборант, кастелян, логопед, физика кабинеты лаборанты, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, әйдәп баручы белгеч, педагог-психолог, өстәмә белем бирү педагогы, слесарь-җыючы, тегүче, инженер-конструктор).
Эш эзләүчеләргә әңгәмә узу, шулай ук кадрлар резервы өчен анкету тутыру мөмкинлеге бирелде.
Чарада эшсез һәм теләге булган 53 кеше катнашты, шуларның 26-сы мәшгульлек үзәгендә исәптә тора.
Гражданнарга консультация бирү өчен Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм пенсия фонды идарәсенең Яшел Үзән шәһәрендәге, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарындагы бүлекчәләренең белгечләре чакырылган иде. Шулай ук чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының җәмәгать ярдәмчесе А.Лежнина һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Яшел Үзәндәге оешмасының рәисе И.Орловцева катнашты.
Катнашучылар мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләреннән эшкә урнашу, һөнәри юнәлеш, шулай ук һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу сораулары буенча консультация алды.