Аксубайда инвалидларны эшкә урнаштыралар

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. 

Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә.

Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрелә.  Аксубай районында мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү программасында катнашу өчен гаризаларын карау буенча комиссия утырышы узды.

"Восходящая заря" агрофирмасы " ДКУ Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә бирелгән гариза каралды.

Гаризаларны һәм тапшырылган документларны карау нәтиҗәләре буенча комиссия эш бирүчегә инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урынын җиһазландыру буенча чыгымнарны кайтаруга килешү төзү максатка ярашлы дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International