1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт алды. Әлеге декада кысаларында 5 нче декабрьдә Югары Ослан муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда "Өмет утрауы" белгечләре, "Бердәм Россия "партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен чара узды.
Музей директоры Мария Шаһиәхмәтова балаларның барлык сорауларына җавап биреп, музей буйлап кызыклы экскурсия үткәрде. Виктория Гатауллина балалар белән балчык фигураларын бизәү буенча дәрес үткәрде. Социаль педагог Нурия Абдурахимова балаларны мавыктыргыч уеннар белән сөендерде. Һәр катнашучы тырышлык һәм активлык өчен татлы бүләк алды. Барлык малайлар һәм кызлар бер-берсе белән аралашудан канәгать калдылар, аларның кәефләре күтәренке иде.
Әлбәттә, балалар "Бердәм Россия" партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Янтыковага бүләк иткән сувенир һәм җылы теләкләргә бик шат булды.