Аксубай һәм Минзәлә районында Инвалидлар декадасы уңаеннан җылы очрашулар узды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасында Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә концерт куйды.

Балалар өлкәннәргә җылылык бүләк итте һәм аларны бәйрәм белән котлады. Җавап итеп рәхмәтле тамашачылар яшь артистларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде һәм тагын очрашырга теләк белдерде.

Ә Минзәлә районында "Умырзая" үзәге карамагындагылар өчен Инвалидлар декадасы һәм "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Яхшылык эшләргә ашыгыйк" дигән чара узды. Бәйрәм очрашуның максаты-балаларны  игелек төшенчәсе белән таныштыру һәм дустанә атмосфера тудыру.

Чара дәвамында балаларны Клепа клоуннары һәм фокуслар күрсәткән Тепа күңел ачты. Чара күңелле флешмоб һәм чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International