Питрәч муниципаль районы "Забота" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Киселева Валентина һәм Зәйнетдинова Әминә инвалидлар ункөнлеге кысаларында төрле төстәге камырдан эшләнмәләр ясау буенча төркемле дәрес үткәрде.
Һәр баланың үз шәхси эше башкарылды. Балалар үзләренең хыялларын үз куллары белән матур итеп бизәп күрсәттеләр. Чара бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Анда төрле категория гаиләләреннән балигъ булмаган балалар катнашты.