Питрәч район үзәгендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында спартакиада узды.
Социаль хезмәтне өйдә алучылар да читтә калмады, барлык чараларда актив катнаштылар. Алар шашка, шахмат кебек уеннарда, пневматик винтовкадан атуда, гер күтәрүдә зур тырышлык, дәрт белән аерылып тордылар. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә калган катнашучылар татлы призлар алды.
Быелгы ункөнлек игътибар һәм кайгыртуга юнәлтелгән чараларга бай булды. Барысы да әлеге чарадан зур канәгатьлек, күтәренке рух һәм бетмәс-төкәнмәс оптимизм алды.