2018 елның 12 декабрендә "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.
Чара бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр) консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла:
- "Бердәм РОССИЯ" партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә;
- "Бердәм РОССИЯ" партиясенең район (шәһәр) бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә
- Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, "Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы" АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.
Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору графигы белән биредә танышырга була>>.