Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар "Энергетик" мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Без бергә!" дигән хәйрия ярминкәсендә катнашты һәм бәйрәм концерты карады.
Үзәк белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте һәм үзләре дә төрле эшләнмәләр сатып алды. 88-нче номерлы мәктәп базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен экологик һәм башка түгәрәкләрне оештыруга үз өлешләрен керттеләр.
Ярминкә, мастер-класс, Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Яр Чаллы бүлекчәсе үзешчән сәнгать артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Үткәрелгән чара катнашучыларда бердәмлек хисе уятып, яхшы тәэсир калдырды. Чарада 28 кеше катнашты.