Әлмәтнең мәшгульлек үзәге пенсия  алды яшендәге хезмәткәрләр белән очрашты

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәре  мәшгульлек    үзәгенең хезмәт базарын анализлау  һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Майя Алексеева "Алнас"  ҖЧҖ нең  пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре  белән очрашуда  катнашты.

Әлеге чара  хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм  керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара  комиссиясенең, пенсия алды яшендәгеләрнең  бу заводта алдагы хезмәт эшчәнлегенең  хәлен бәяләү буенча узды.

Очрашу барышында пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук бу категориядәге  гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International