ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шәхси сораулар буенча гражданнар кабул ителде.

Шушы көннәрдә "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Түбән Кама экология-биология үзәге белән берлектә "Кышын кошларны ашатыгыз" дигән эко-акция уздырды.

Инвалидлар декадасы һәм шәһәр инвалидлар Спартакиадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең "Яр Чаллы" спорт комплексында 8 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр “Коляскада баскетбол уены буенча ачык шәһәр турниры – 2018” булып  узды. 

Геройлар көне уңаеннан  9 декабрьдә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисен һәм Хезмәт Герое Зарипов Рим Ибраһим улының тол калган хатыны Люция Зарипованы өйләренә барып котлады һәм буләк күчтәнәчләр тапшырды.

Балтачның Пыжмара авылында гомер итүче Мөнәвәрә Ишморат кызы Шакировага 9 декабрь көнне  90 яшь тулды.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен "Калинушка" фольклор ансамбле концерты оештырылды.

8 декабрь көнне Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә чираттагы ял көне клубында очрашу булып узды.

«Бергә булдырабыз» республика проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Арчаның «Өмет чаткысы» балалар өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арча Укучылар сараенда «Шахмат» түгәрәгенә барды.

Илебездә 2007 елдан алып 9 декабрьдә Геройлар көне билгеләп үтелә. Әлмәттә быел да бу уңайдан үзләренең фидакарь хезмәтләре, батырлыклары белән әлеге югары исемгә лаек булганнарны хөрмәтләү чарасы оештырылды.

Бүген Зәй шәһәренең сәламәтлекләре чикле балалар өчен 9 нчы номерлы мәктәбендә “Минем хыялдагы һөнәр” дип аталган рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Аны халык мәшгульлеге үзәге  "PROFF-навигатор" проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International