"Балкыш"та кошлар өчен җимлекләр ясадылар

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Түбән Кама экология-биология үзәге белән берлектә "Кышын кошларны ашатыгыз" дигән эко-акция уздырды.

Балалар экологик-биологик үзәк тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре белән берлектә кошлар өчен җимлекләр ясады. Соңыннан педагоглар кошларны саклау һәм файдасы турында аңлату әңгәмәләре үткәрде, шуннан соң барысы да бергәләп приют территориясендә җимлекләрне элде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International