Югары Осланда "Калинушка" концерты узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен "Калинушка" фольклор ансамбле концерты оештырылды.

Чыгыш вакытында артистлар һәркемгә  җылы һәм дустанә атмосфера тудырды. Тамашачылар аларның чыгышларыннан бик  канәгать калды.

"Калинушка" артистлары хор һәм аерым да танылган рус халык җырларын һәм такмакларын башкарды. Тамашачылар өчен театральләштерелгән номерлар әзерләнгән иделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International