10 декабрьдә «Хокук әлифбасы» хокукый кунакханәсе программасы кысаларында Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Гөлия Мифтахова, Кукмара мәдрәсәсе укытучысы Хәмбикова Замирә Корбановна һәм гаилә иминлеген профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч Лилия Җамалиева белән берлектә «Һәркем өчен закон уртак» дигән темага чара үткәрелде.
Шушы көннәрдә «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче янына волонтерлар – Түбән Кама медицина көллияте студентлары барды.
7декабрьдә, инвалидлар Декадасы кысаларында, үсешендә һәм сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Яшьлек " боз сараенда күңелле чара оештырылды.
3-10 декабрьдә «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү буенча "Үз кулларың белән могҗиза" дип исемләнгән инвалидлар эшләре күргәзмәсе үткәрелде.
Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган чара узды.
Бүген Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгечләр Мәдинә Хаҗарова, Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галләмова, Инвалидлар декадасы һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан "Дартс" уены буенча ярышлар үткәрде.
2018 нче ел – волонтер елы кысаларында 6 нчы декабре көнне “Веста” үзәгендә “Волонтер көне” оештырылды.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 9 декабренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 6 027 анасына билгеләнгән.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар, Кайбыч интернат-йортындагы сәламәтлекләре чиклеләр өчен концерт оештырды.
2018 елның 7 декабренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 710 яшь ана һәм өченче баласы туган 334 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.