Инвалидлар декадасы уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шәхси сораулар буенча гражданнар кабул ителде.
Чараны Алабуга шәһәр прокуратурасы оештырды. Чарада социаль яклау бүлеге башлыгы С.Прохорова, сәламәтлек саклау, Пенсия фонды, интернат-йорт белгечләре катнашты.
Өлкәннәрне төрле сораулар кызыксындырды. Шәхси кабул итүдә катнашучыларның барысы да белгечләрдән кызыксындырган мәсьәләләр буенча җентекле аңлатмалар алды, эшләр шәһәрнең тиешле хезмәтләре һәм оешмалары тарафыннан аерым контрольгә алынды.