Яр Чаллыда спорт турниры узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы һәм шәһәр инвалидлар Спартакиадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең "Яр Чаллы" спорт комплексында 8 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр “Коляскада баскетбол уены буенча ачык шәһәр турниры – 2018” булып  узды. 

 Чараның максаты:  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында физик культураны һәм спортны үстерү һәм пропагандалау.

 Чара Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, “Яр Чаллы” спорт комплексы катнашында оештырылды. Турнирда Яр Чаллы, Ижевск, Димитровград командалары катнашты.

 Турнирның җиңүчесе - Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International