«Бергә булдырабыз» республика проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Арчаның «Өмет чаткысы» балалар өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арча Укучылар сараенда «Шахмат» түгәрәгенә барды.
Тренер Мөдәрис Лотфуллин аларны шахмат фигуралары, уен кагыйдәләре белән таныштырды, партиядә кулланырга мөмкин булган йөрүләрнең вариантларын күрсәтте. Аннан балалар үзләре уйнап карады.
Тренер сүзләренчә, шахмат балаларга яхшы тәэсир итә. Шахмат талантын мөстәкыйль фикерләү, логика, хәтер, яңарышны үстерә. Уен барышында балага түземлелек, максатчанлык, игътибарлылык тәрбияләнә.