Илебездә 2007 елдан алып 9 декабрьдә Геройлар көне билгеләп үтелә. Әлмәттә быел да бу уңайдан үзләренең фидакарь хезмәтләре, батырлыклары белән әлеге югары исемгә лаек булганнарны хөрмәтләү чарасы оештырылды.
Шәһәр паркындагы Геройлар аллеясы – иң гүзәл урыннарның берсе. Биредә исәннәрнең һәм арабыздан киткән Социалистик Хезмәт Геройларының, Хезмәт даны орденының тулы кавалерларының бюстлары урнаштырылган. «Татнефть» эшчәнлеге чорында 22 фидакарьгә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән. Хезмәтләре шулай югары бәяләнүчеләр арасында төзүчеләр, бораулаучылар һәм башка һөнәр ияләре дә бар.
Кызганыч, тарихның, район һәм шәһәр елъязмасының тере шаһитлары булган каһарманнарның сафы сирәгәя, сәламәтлекләре какшый бара. Быелгы чарага Социалистик Хезмәт Герое Галимҗан ага Хаҗиев кына һәм каһарманнарның толлары килгән иде.
«Татнефть» компаниясе профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин бу көннәрдә предприятиеләрдә дә хезмәт батырларын, Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү баруын җиткерде. Ул бүгенге яшьләр арасында да үз эшенең осталары, патриотлар үсүен искәртте.
Район һәм шәһәрнең ветараннар советы рәисе Василий Самойлов та Геройлар көненең әһәмиятен ассызыклады. Кәләй авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Советлар Союзы Герое Никита Токарликовка быел 100 ел тула.
– Без фотохроника алып барабыз. Алар электрон рәвештә архивка тапшырылачак. Инде 1 меңнән артык фотоны ясадык, эшкәртүдә тагын 500ләп бар әле. Яшь буын каһарманнарны, аларның хезмәттә булсынмы, сугыштамы, батырлыкларын белергә тиеш, – диде Василий Иванович.
Геройлар аллеясындагы бюстлар алдына чәчәкләр куйганда каүарманнарның һәммәсе аерым-аерым искә алынды.
Чара «Ассоль» кафесында дәвам итте. Ветераннар янына кадетлар да чакырылган иде. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова очрашуда катнашучы өлкәннәргә район башлыгы Айрат Хәйруллинның котлауларын ирештерде, бәйрәм сәбәпчеләренә бүләкләр тапшырылды.
Чыгышлар күп булды. Алар нигездә укучыларга мөрәҗәгать сүзләре белән сугарылган иде. Үзешчәннәребез исә үзләренең иң матур концерт номерларын күрсәтте.
Бүген Әлмәттә алты герой гомер кичерә. Алар – Россия Герое Александр Супонинский, Социалистик Хезмәт Геройлары Дамир Нуретдинов, Әнвәр Сафиуллин, Галимҗан Хаҗиев, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары Хәлимә Газизова, Нәфис Афзалетдинов.