ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

4 июньдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге «Доверие» социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасындагы стажировка мәйданчыгында булды.

6 июнь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Балалар күзлегеннән социаль эш» дигән рәсем конкурсы үткәрелде.


7
июнь, 2025 ел
шимбә

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм узды. Чарага Зәй районының социаль өлкә хезмәткәрләре җыелды.

Лаеш шәһәренең «Белогорье» яшьләр үзәге базасында Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Министрлык карамагындагы оешмалар белгечләре Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының һөнәри стажировка мәйданчыкларында белем ала.


6
июнь, 2025 ел
җомга

Ел саен 8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Ярдәмгә мохтаҗларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп, социаль хезмәткәрләр кешеләргә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр, яхшылыкка өмет һәм ышаныч бирәләр.


5
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге наркотикларга каршы «Наркотикларсыз тормыш» айлыгына кушылды.

Бүген Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Җәзасыз җинаять юк» дигән тәрбия сәгате үткәрде. Чараның максаты – балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау, хокукый аң тәрбияләү.

5 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Корбан бәйрәме: бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре» дигән темага әңгәмә узды. Әңгәмә социаль хезмәт алучыларны мөселман бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Корбан бәйрәме алдыннан Чистай мөхтәсибәте вәкилләре, якынлашып килүче бәйрәм белән котлау өчен, «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Кунаклар, аерым кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗлар белән бәйрәм шатлыгын уртаклашу өчен, үзләре белән бүләкләр һәм сыйлар алып килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International