Лениногорскиның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тәрбия сәгате узды

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Җәзасыз җинаять юк» дигән тәрбия сәгате үткәрде. Чараның максаты – балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау, хокукый аң тәрбияләү.

Тәрбия сәгате барышында социаль педагог балаларга ничек җинаять корбаны булмаска икәне турында сөйләде, шулай ук куркынычсызлык мәсьәләләрен карадылар. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуның конкрет очраклары һәм мисаллары турында фикер алыштылар, шулай ук аларны бәяләделәр. Чарада катнашучыларга балигъ булмаган хокук бозучыларга карата законда каралган җәза чаралары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International