«Опека» үзәгенең социаль эш буенча белгече квалификациясен күтәрде

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

4 июньдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге «Доверие» социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасындагы стажировка мәйданчыгында булды.

Чараның төп идеясе әлеге программа кысаларында мәгълүмат һәм тәҗрибә туплау һәм уртаклашу булды. Белгечләрнең менталь тайпылышлары булган затларга карата аерым мөнәсәбәтләре профессиональлеге белән таң калдырды.

Белгечләр очрашуы практик эшне тәкъдир итү форматында узды. Менталь тайпылышлары булган затлар белән эшләү тәҗрибәсе бүлекчәнең практик эшчәнлегендә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International