Корбан бәйрәме алдыннан Чистай мөхтәсибәте вәкилләре, якынлашып килүче бәйрәм белән котлау өчен, «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Кунаклар, аерым кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗлар белән бәйрәм шатлыгын уртаклашу өчен, үзләре белән бүләкләр һәм сыйлар алып килделәр.
Котлаулардан һәм теләкләрдән соң мөхтәсибәт вәкилләре дога укыдылар. Бу чара өлкәннәргә карата кайгыртучанлык һәм игътибар чагылышына әверелде.
Интернат-йортта яшәүчеләр кунакларның игътибарын һәм сыйларын рәхмәт белән кабул иттеләр. Аларның күзләрендә бу мөһим бәйрәмне диндәшләре белән уртаклашу мөмкинлегенә чын күңелдән шатлык укыла иде.