«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм узды. Чарага Зәй районының социаль өлкә хезмәткәрләре җыелды.
Районның иң яхшы социаль хезмәт вәкилләренә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне гадәттәгечә район башлыгы Рәзиф Кәримов тапшырды. Ул халыкның иминлеген саклаучы социаль хезмәткәрләр хезмәтенең мөһимлеген билгеләп үтте.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина ассызыклаганча, социаль өлкә хезмәткәрләре иң мөһим бурычларның берсен үти – авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм күрсәтү.
«Энергетик» мәдәният йорты коллективы барысын да бәйрәм концерты белән сөендерде.