5 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Корбан бәйрәме: бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре» дигән темага әңгәмә узды. Әңгәмә социаль хезмәт алучыларны мөселман бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Бәйрәмнең тарихы һәм мәгънәсе турында фикер алышудан башладылар. Катнашучылар бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләрен искә төшерделәр. Үзәк белгече корбан китерүнең төп кагыйдәләре турында сөйләде.
Әңгәмәдә 15 кеше катнашты. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар кызыксынуны уята, халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә ихтирамлы караш үстерә.