6 июнь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Балалар күзлегеннән социаль эш» дигән рәсем конкурсы үткәрелде.
Дәрес шигырь тыңлаудан башланды, шуннан соң балалар белән дусларча әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче Виктор Лифанов балаларның игътибарын «Кайгырту» приютының һәр хезмәткәре аларны үзенең җылысы һәм мәхәббәте белән әйләндереп алуына, киләчәктә туган гаиләләренә кайту өчен социаль проблемаларны хәл итүдә хәлләреннән килгәнчә ярдәм итүенә юнәлтте.
Социаль хезмәткәр һөнәренә кызыксыну булдыру өчен, тәрбияләнүчеләргә рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим ителде. Әзер эшләр магнит тактасына урнаштырылды. Балалар бер-берсенең рәсемнәрен кызыксынып карадылар, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.