Лаеш шәһәренең «Белогорье» яшьләр үзәге базасында Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов бар иде.
Социаль өлкә хезмәткәрләренә бик күп изге сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Аеруча тырышып эшләгән хезмәткәрләргә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.