ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан 10 нчы декабрь көнне Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге ял итүчеләргә концерт тәкъдим иттеләр.

Ватан Геройлары көне алдыннан Яр Чаллы "Асылташ" приютының кече отряды волонтерлары педагог-психолог С.Нуриева һәм хезмәт буенча инструктор Г.Гозәирова җитәкчелегендә хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Мария Наливкинага визит ясадылар.

2007 елдан башлап Россиядә истәлекле дата - Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. 


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Хезмәт министрлыгының "Бөтенроссия Хезмәт фәнни-тикшеренү институты" ФДБУ һәм "Квалификация үсешенең милли агентлыгы" АКБО тарафыннан һөнәри стандартларны оешма эшчәнлегенә кертү буенча конкурс үткәрелде.

Менә икенче ел инде Казан федераль университеты "Халыкның үзмәшгульлегенә ярдәм итү" программасында катнашучы эшсез гражданнар өчен 117 600 сум күләмендә субсидия алу һәм үз бизнесларын теркәү өчен укулар үткәрә.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Аксубай районының мәшгульлек үзәгендә  эшсезсез гражданнарның бизнес-планын тикшерү, аларга финанс ярдәм күрсәтү буенча Экспертлар  утырышы узды.

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре үзәк район китапханәсе вәкилләре белән берлектә "Толстойны укыйбыз" дип исемләнгән әдәби-күңел ачу чарасы уздырды.

7 декбрь  көнне Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Могҗизалар кыры” дип аталган  танып-белү һәм күңел ачу уены үткәрелде.

"Әни+бәби" клубы кысаларында 6 нчы декабрендә “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина һәм психолог Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Уйнарга, уйнарга, уйнарга!” дип аталган дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International