2007 елдан башлап Россиядә истәлекле дата - Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.
Совет елларында Социалистик Хезмәт Герое исеме югары дәрәҗәдәге хезмәт өчен аерым хөрмәтләү булды. Түбән Кама муниципаль районында бүгенге көндә үз вакытында бу исемне алган ике кеше яши: Әхмәдиева Гәнҗә, Малышева Клавдия.
8 декабрьдә Түбән Кама муниципаль районының 16 нчы урта мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган шәһәр күләмендә тантаналы чара узды. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар: Социалистик Хезмәт Герое Әхмәдиева Гәнҗә; Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины – Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе, Түбән Кама шәһәренең сугыш, хезмәт ветераннары, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары иҗтимагый оешмасы рәисе Г.Китанов; Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы Хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Ситдыйков Газинур; шәһәр ветераннары һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре катнашты.
Бәйрәм кунаклары һәм ветераннар игътибарына 16-нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашында концерт программасы куелды. Социалистик Хезмәт Герое Әхмәдиева Гәнҗәгә чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Бәйрәм концерты ахырында кунакларны истәлеккә фото ясарга чакырдылар.Тантаналы чара мәктәп ашханәсендә бәйрәм табыны артында тәмамланды.