Ватан Геройлары көне алдыннан Яр Чаллы "Асылташ" приютының кече отряды волонтерлары педагог-психолог С.Нуриева һәм хезмәт буенча инструктор Г.Гозәирова җитәкчелегендә хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Мария Наливкинага визит ясадылар.
Приют карамагындагы балалар ветеранны Ватан геройлары бәйрәме һәм 93 яшьлек юбилее белән котлады! Зур котлау открыткасы һәм бүләк тапшырдылар. Мария Сергеевна игътибар һәм кайгыртуга да бик шат иде.
Сергеевна белән әңгәмәдән Бөек Ватан сугышы вакытында тылда аның язмышы һәм тормышы, заманында солдатларга фронтка озаткан җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләүләре турында белделәр. Шулай ук Мария Сергеевна үзенең зур, тату гаиләсе турында сөйләде. Ветеранның 6 баласы, 12 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар.
Очрашу ахырында Мария Сергеевна, үзенең кече кызы белән балалар өчен тәм-томнар белән чәй өстәле әзерләделә һәм җылы әңгәмәне табын янында дәвам иттеләр.