"Наз" балалары бәйрәм концерты тәкъдим итте

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан 10 нчы декабрь көнне Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге ял итүчеләргә концерт тәкъдим иттеләр.

Чара балаларга игелек, мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек, аларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата ихтирам, игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Тамашачыларга җыр, шигырь,сәхнә һәм биюләрдән торган "Кешеләргә игелек бүләк итегез" программасы тәкъдим ителде.

Виктория Михайлова башкаруында гимнастик этюд һәм "Рукавичка"түгәрәге әгъзаларының чыгышы кичәнең бизәге булды. Беренче минуттан артистлар тамашачыларның игътибар үзәгендә булды. Һәр номер алкышларга күмелде. Залда игелек, күңел күтәренкелеге хөкем сөрде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International