Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Яр Чаллы шәһәренең "Электр челтәрләре предприятиесе" ҖЧҖ 43 хезмәткәренә 1949,2 мең сумлык әҗәтен түләде.
Кукмара муниципаль районында үз эшчәнлеген төзелеш тармагында башкаручы "Строй-Гарант" ҖЧҖ 32 хезмәткәр алдында, 463,3 мең сумлык бурычын каплады.
Шулай ук Казан шәһәренең "ЖилПромСтрой" ҖЧҖ төзелеш предприятиесе 1 хезмәткәренә 40,0 мең сумлык бурыч кайтарды.
Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсе республика ведомствоара комиссиясе контролендә кала. Хезмәт хакын түләү буенча бурычлы предприятиеләр белән эш дәвам итә.