Аксубайда эшсез гражданнарның бизнез-планнары тикшерелде

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Аксубай районының мәшгульлек үзәгендә  эшсезсез гражданнарның бизнес-планын тикшерү, аларга финанс ярдәм күрсәтү буенча Экспертлар  утырышы узды.

2018 елда эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре буенча үз эшен оештырырга теләүче 10 эшсез граждан үз бизнес-планнарын яклады:

- матурлык салоны;

- чәчтараш хезмәтләре;

- ваклап сату сәүдәсе;

- умартачылык продукциясе җитештерү;

- агач эшкәртүһ.б.

9 граждан дәүләт салым инспекциясендә шәхси эшмәкәрләр буларак теркәлгән, 1 кеше дәүләт салым инспекциясенә эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәүне узу өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International