Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Хезмәт министрлыгының "Бөтенроссия Хезмәт фәнни-тикшеренү институты" ФДБУ һәм "Квалификация үсешенең милли агентлыгы" АКБО тарафыннан һөнәри стандартларны оешма эшчәнлегенә кертү буенча конкурс үткәрелде.
Конкурсның төп бурычлары арасында һөнәри стандартларны гамәлгә кертү хисабына оешмаларның эш нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук һөнәри стандартларны гамәлгә кертүнең проблемалы мәсьәләләрен ачыклау һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр эшләү.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр Ассоциациясе, "Идел Буе сыйфат үзәге" НП, "Идея" инновацион паркы һәм "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" НП ("Иннокам") белән берлектә бу конкурста республика эш бирүчеләре һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең катнашуын тәэмин итү эше оештырды.
Конкурста республиканың 20 предприятие (оешмасы) үзләренең катнашуларын раслады.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 2018 елның 6 декабрендә Мәскәүдә "Россия квалификацияләренең милли системасы" 4 Бөтенроссия форумы кысаларында һөнәри стандартларны гамәлгә кертү буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
"Профстандартларны гамәлгә кертү буенча иң яхшы җитештерү компаниясе" номинациясендә 1 урынны алган дүрт предприятие арасында "КАМАЗ" ҖАҖ, ә 3 урынны алган өч предприятие арасында "Татнефть" ҖАҖ бүләкләнде.